Анастасия Макарова - Дөньяның яктысы текст песни
Салкыннан өшегән җаннарга
Күңелем җылысын өләшәм.
Сүнмәсен, сүнмәсен учаклар -
Йөрәкнең ялкынын бүлешәм.
Сиңа да, миңа да җитәчәк -
Дөньяның яктысы, яктысы.
Бәхетле булганга күңелдә -
Теләкнең яхшысы, яхшысы!
Яхшы сүз яраны дәвалар -
Яратам дияргә ашыгам.
Сөюдән баш җуйган мизгелдә
Бәхетем йөгерә каршыга.
Йөрәккә сыя да бетә ул -
Җирдәге бәхетнең олысы.
Сиңа да, миңа да җитәчәк
Дөньяның җылысы, җылысы!
Сиңа да, миңа да җитәчәк -
Дөньяның яктысы, яктысы.
Бәхетле булганга күңелдә -
Теләкнең яхшысы, яхшысы!
Күңелем җылысын өләшәм.
Сүнмәсен, сүнмәсен учаклар -
Йөрәкнең ялкынын бүлешәм.
Сиңа да, миңа да җитәчәк -
Дөньяның яктысы, яктысы.
Бәхетле булганга күңелдә -
Теләкнең яхшысы, яхшысы!
Яхшы сүз яраны дәвалар -
Яратам дияргә ашыгам.
Сөюдән баш җуйган мизгелдә
Бәхетем йөгерә каршыга.
Йөрәккә сыя да бетә ул -
Җирдәге бәхетнең олысы.
Сиңа да, миңа да җитәчәк
Дөньяның җылысы, җылысы!
Сиңа да, миңа да җитәчәк -
Дөньяның яктысы, яктысы.
Бәхетле булганга күңелдә -
Теләкнең яхшысы, яхшысы!
Другие треки Анастасия Макарова
Похожие песни
Комментарии (0)